Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бүген 25 апрельдә - Бәрмәнчек бәйрәме

Бүген керәшеннәр олы дини бәйрәмнәрнең берсе - Бәрмәнчекне билгеләп үтә.

Бәрмәнчекнең русчага тәрҗемәсе - верба, татарча, әйткәндә, тал песие. Карлар эреп, табигать яшәрә, яшелләнә башлагач, Олы Көнгә, ягъни Пасхага бер атна кала керәшеннәр Бәрмәнчек якшәмбесен (Вербное воскресенье) уздыралар. Бәрмәнчек сүзе "бәргәләү"дән алынган. Песиле талларның ботакларын өйләренә алып кайтып, сулы савытка утыртсаң, шуның белән стеналарны бәргәләсәң, өеңә тынычлык килә, тәнеңә тидерсәң, сихәтләнәсең, дигән ырым яши. Ул ботакларны терлек-туар исән-имин, бәрәкәтле булсын дип каралты-кураларга да кыстырып куялар.
Тал песие эре булса, тавык-чебеш, каз-үрдәк эре була дип санаганнар. Бу көнне кешеләр бер-берсенә яхшы теләкләр теләгәннәр. Бәрмәнчек ботакларын чиркәүгә алып барып, аруландырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев