Зәй офыклары

Бүген, 25 майда, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия соңгы кыңгырау онлайн режимында узачак

Чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм йөзеннән оештырылган бәйрәм акциясе “Күңелле чакларның барысын да искә төшерик һәм соңгы кыңгырау белән яңа офыклар ачып җибәрик” дигән девиз астында узачак.

Россия Мәгариф министрлыгы 25 майда коронавирус пандемиясе шартларында ил мәктәпләрен тәмамлаучыларга ярдәм йөзеннән “Соңгы кыңгырау 2020” Бөтенроссия акциясен уздыра. Чара онлайн-режимда узачак.  Масштаблы онлайн-марафон трансляциясе министрлык берләшмәсендә “ВКонтакте” социаль челтәрендә һәм ведомствоның рәсми сайтында “Соңгы кыңгырау 2020” бүлегендә оештырылачак.
Зәй районында быелгы уку елында IX сыйныфны - 542, XI сыйныфны158 укучы тәмамлый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: