Зәй офыклары

Бүген - 26 июньдә наркоманиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә

Наркотикларга каршы көрәш дәүләт һәм җәмгыять алдындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Бүген бу проблема барлык илләргә дә кагыла.  Безнең илебез бу проблеманы хәл итү өчен халыкара хезмәттәшлек мөмкинлекләрен актив куллана, дәүләт наркотикларга каршы көрәш сәясәтен камилләштерү буенча дөрес адымнар ясый.

 

 

 

Ел саен, БМО Генераль Ассамблеясе карары буенча, 26 июнь Халыкара наркотиклар куллануга һәм аның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Бу датаны билгеләүнең төп максаты – барлык дәүләтләр һәм дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын наркомания проблемасына җәлеп итү.

Татарстан Республикасында  наркоманиягә каршы көрәш һәм аны кисәтү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Яшьләр һәм яшүсмерләр арасында наркоманияне кисәтүгә аерым игътибар ителә.

Без һәр кешене наркоманиягә каршы көрәштә җаваплылыкның үз өлешен алырга чакырабыз. Бары тик уртак көчләр белән генә, дәүләт һәм иҗтимагый структураларның мөмкинлекләрен туплап, наркомания үсешен туктатырга һәм наркотикларсыз җәмгыять булдыруга ярдәм итәргә мөмкин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: