Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бүген - 5 гыйнварда Россиядә Халыкара гәүдә авырлыгын киметү көне билгеләп үтелә

Халыкара авырлыкны киметү көненең төп кагыйдәләре - аксым, май, углеводны тигез күләмдә куллану; югары калорияле ризыкларны ашамау.

 Күп еллар дәвамында Россиядә Яңа ел беренче чиратта мул табын һәм күңел ачулар белән билгеләп үтелә. Әгәр күңел ачуга салкыннар яки начар һава торышы комачауларга мөмкин икән, ә ашау-эчүгә бернинди каршылыклар юк. Хәтта финанс кытлыгы елларында һәм дефицит вакытында да өстәлләр ризыктан сыгылып тора.

Берничә көндә организм 3-5 кг ны бик җиңел җыя. Актив яшәү рәвеше алып баручыларга бу куркыныч түгел: артык авырлык бәйрәмнән соң бер атнадан "югала". Әмма күпчелек офис хезмәткәрләрендә бу авырлык озакка, хәтта гомергә дә калырга мөмкин.

Симерү һәм артык авырлык җыюга каршы көрәш кысаларында, Daily-menu.ru сәламәт туклану сервисы Вакыйгалар календаре проекты белән берлектә Халыкара гәүдә авырлыгын киметү көнен гамәлгә куярга карар иткәннәр. Озакка сузмыйча гына, 5 гыйнварда ук , Яңа ел башлануын җиңел ризык белән билгеләп үтәргә чакыралар. Аның ярдәмендә организм хәлсезлектән арыначак, кәеф күтәреләчәк, ә сез яңа елны “артык йөксез” генә башлап җибәрәчәксез.

Бәйрәм җиңел билгеләп үтелә: Халыкара авырлыкны киметү көненең төп кагыйдәләре: аксым, май, углевод балансы; югары калорияле ризыклар ашауны киметү. Аз ашарга, әмма ач тормаска куша белгечләр. Бәйрәм көннәрендә күп ашаганлыктан, канда шикәр нормасы бозылган булырга мөмкин. Шул сәбәпле "ялган"  ашыйсы килү тойгысы бимазалый. Ә аннан котылу җиңел түгел. Ач тору бу очракта файдага түгел, дип яза Calendar.ru сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев