Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бүген - ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне

Зәйдә ашыгыч ярдәм бригадалары тәүлегенә уртача 50 тапкыр чакыру буенча чыга.

Хәле начарлана башласа, кеше гадәттә “03”не җыя һәм медикларны чакыра, чөнки тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аларның килеп, ярдәм күрсәтәчәкләрен беләләр.
Зәй район үзәк дәваханәсенең әлеге тармагында 18 шофер һәм 32 фельдшер хезмәт куя. Тулысынча яңартылган автопаркта 4 автомобиль, шулай ук резервта бер машина бар.


-Узган ел, билгеле булганча, дәваханәнең барлык хезмәтләре өчен җиңелдән булмады. Арабызда коронавирус инфекциясе йоктырып авыручылар да булды. Эпидемиягә каршы чаралар үтәлде, хезмәткәрләр үз сәламәтлеген сакларга тырыштылар, шәхси саклану чараларыннан файдаландылар. Вакцина барлыкка килгәч, без шунда ук прививка ясаттык. Быел үз эшебезне шулай ук пандемия режимында дәвам итәбез, махсус костюмнар киеп йөрибез, - ди ашыгыч медицина ярдәме өлкән фельдшеры Зоя Борисова.


Аның сүзләренә караганда, ашыгыч ярдәм бригадалары тәүлегенә уртача 50 тапкыр чакыру буенча чыгалар. Аерым кешеләргә барудан тыш, алар ашыгыч рәвештә янгыннар, аварияләр булган урыннарга чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев