Зәй офыклары

Бүген – Һава десанты гаскәрләре көне

Бүген – 2 августта һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә.

Һава десанты гаскәрләре барлыкка килүгә агымдагы елда 88 ел тулды. 1930 елның 2 августында Мәскәү хәрби округының һава гаскәрләре көчләре җыенында Воронеж аэродромына 12 кешелек десант төшә. Нәкъ менә шул көннән башлап, ул Һава десанты гаскәрләренең туган көн, дип йөртелә.

Һава десанты гаскәрләре теләсә кайсы армиянең элитасы санала, чөнки алар — һөнәри яктан да, әхлакый яктан караганда да чын яугирләр.
Һава десантлары гаскәрендә хезмәт иткән ир-егетләрнең һәммәсе зәңгәр берет һәм буй-буй тельняшка киеп йөрүе белән горурлана. Һава десанты гаскәрләрен “Канатлы пехота” дип йөртәләр.
Аның тарихы — ул батырлык юлы, данлы җиңүләр елъязмасы, Ватанга тугрылыклы хезмәт итүнең якты үрнәге. Солдатлар һәм офицерлар, тормышларын куркыныч астына куеп, Ватаныбызның иң җаваплы урыннарын саклыйлар, киеренке конфликтларны хәл итәләр.

Хәрби бурычларын һава десанты гаскәр­ләрендә үтәгән зәйлеләрне бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: