Зәй офыклары

Бүген – Һава десанты гаскәрләре көне

Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Шәһәрнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында Зәй десантчылары җыелып, тантаналы чара үткәрделәр. Анда җәмәгать эшләрендә актив катнашучы элекке десантчыларны хәрби комиссариат һәм "Сугышчан бердәмлек" иҗтимагый оешмасы махсус билгеләп үтте. Бүгенге көндә хәрби комиссариатта һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүче 55 яшькәчә булган 177 зәйле исәпкә...

Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Шәһәрнең Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында Зәй десантчылары җыелып, тантаналы чара үткәрделәр. Анда җәмәгать эшләрендә актив катнашучы элекке десантчыларны хәрби комиссариат һәм "Сугышчан бердәмлек" иҗтимагый оешмасы махсус билгеләп үтте. Бүгенге көндә хәрби комиссариатта һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүче 55 яшькәчә булган 177 зәйле исәпкә алынган. Шуларның берсе район эчке эшләр бүлегенең полиция майоры, Поповка авылы егете Борис Федорович Кондрабаев.

Борис Федорович 1988-1990 елларда Венгриядә десант штурм батальонында хезмәт иткән. Ул чорларны пәһлеван ир чын тормыш мәктәбе үтү вакыты булды, дип билгели. Армиядә бергә булган десантчы дуслары белән әле дә тыгыз элемтәдә яши.

- Хәрби хезмәт чорында дуслашкан иптәшләр гомерлек була. Мәсәлән, без Зәй егете Евгений белән бергә хезмәт иттек. Монда чакта бер-беребезне әллә ни белмәгән булсак, армия тормышы нык якынайтты, авыр вакытларда чын-чынлап таянырлык дус ул. Гомумән, без элекке десантчы хезмәттәшләр белән инде 24 ел дәвамында интернет аша да, бер-беребезгә кунакка йөрешеп тә якын элемтәдә торабыз. Һава десанты гаскәрләре көне - иң якын уртак бәйрәмебез,- ди Борис Кондрабаев.

Десантчыларны "иң кайнар канлы" егетләр дип тану традициягә кергән, чөнки алар дошман тылына үтеп кереп, көрәш алып баруга әзерлек үтүче хәрбиләр, алар кирпеч тә вата, кул сугышы көрәшенең бөтен нечкәлекләрен өйрәнә һәм һава десантына иң сәламәт, пәһлеван гәүдәле, физик яктан иң чыдамнар гына сайлап алына. Ә безнең район десантчылары исә "кайнар канлы" егетләр булуы белән генә үзенчәлекле түгел, алар Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның якты истәлеген саклауга да, патриотик тәрбия үткәрү буенча иҗтимагый эшләргә дә игътибарлы. "Сугышчан бердәмлек" оешмасы җитәкчесе Сергей Хватков белдерүенчә, нәкъ менә десантчылар Әфганстанда, башка кайнар нокталарда хезмәт иткәндә һәлак булганнарның кабер ташларын яңартуга иң актив өлеш керткәннәр.

- Хәзер исә Рәфыйков урамы буендагы паркта һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр хөрмәтенә мемориал комплекс булдыру өчен средстволар туплау белән шөгыльләнә. Документлар әзерләнеп рөхсәт алганда, җыелган суммага карап, стелага заказ бирәчәкбез, - дип планнары белән уртаклашты Борис Федорович.

Яшь буынны патриотик тәрбияләүгә өлеш кертүгә килгәндә, Кондрабаев аны иң элек үз улыннан башлаган. 11 яшьлек малай белән алар Ватанны саклауның ир-егет өчен горурлык булуын да, баштан ук ныклы физик әзерлек кирәген дә уртага салып сөйләшеп, әлеге мәсьәләләрдә даими төстә бергәләп шөгыльләнәләр, улына сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген сеңдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: