Зәй офыклары

Бүген - Бәрмәнчек

Бәрмәнчек бәйрәме - Олы көнгә (Пасха) бер атна калгач үткәрелә. Бу көнне бәрмәнчек алып кайтканнар. Шушы ботакларны кояш чыкканчы, я кичтән, я иртән су буеннан алып кайтып элгәннәр. Бу көнне тары ярмасыннан бәрмәнчек боткасы пешергәннәр. Бәрмәнчекне чиркәүгә алып барып изгеләндергәннәр. Бәрмәнчек - март аенда елга һәм урман буйларындагы яшь талларда...

Бәрмәнчек бәйрәме - Олы көнгә (Пасха) бер атна калгач үткәрелә. Бу көнне бәрмәнчек алып кайтканнар. Шушы ботакларны кояш чыкканчы, я кичтән, я иртән су буеннан алып кайтып элгәннәр. Бу көнне тары ярмасыннан бәрмәнчек боткасы пешергәннәр. Бәрмәнчекне чиркәүгә алып барып изгеләндергәннәр.

Бәрмәнчек - март аенда елга һәм урман буйларындагы яшь талларда пәйда була торган аксыл төстәге йонлач йомры "чәчәк"ләр. Халык телендә аны "тал песие" дип тә йөртәләр. Яшәү рәвешендә борынгы төркилек нык сакланган керәшеннәр ышануынча, яз башында бәрмәнчекле тал чыбыкларыннан җыелган "себерке" белән мал-туарны, каралты-кураны, өй эчләрен бәргәләп чыксаң, ел тәүлегендә малларның үрчеме арта, алар төрле чир-чорга бирешми, каралты-кураны янгын һәм башка афәтләр алмый, өйгә иминлек иңә, имеш. Керәшеннәр әле хәзер дә талларда бәрмәнчек пәйда булуга шушы йоланы үтиләр һәм аны "Бәрмәнчек бәйрәме" дип йөртәләр. Бәрмәнчекнең исеме дә әнә шул "себерке" белән малларга, өйгә, каралты-курага бәргәләүдән килеп чыккан, ягъни "бәргәләүче", "бәрмәнчек".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: