Зәй офыклары

Бүген дөньяда кулдан язу көне билгеләп үтелә

Язу рәвешенең кешенең характерына бәйле булуын философ Аристотель, Теофраст, Деметрий Фалерскийлар ук әйткәннәр.

23 гыйнварда Язу рәвеше көне (День Почерка) билгеләп үтелә, аны икенче төрле кулдан язу көне дип тә атап йөртәләр. Әлеге көн 1977 елдан бирле уздырыла, аны каллиграфик язуны саклау максаты белән гамәлгә кертәләр, чөнки киләчәктә кулдан язуның үле сәнгатькә әйләнү ихтималы зур.
Ул һәммәбезгә дә кулдан язуның гаҗәп бер нәрсә икәнен, каләм белән һәрвакыт язгалап торырга кирәклеген, һәркемнең язуы кабатланмас нәрсә булуын искә төшерү максатында үткәрелә. Аның башлап йөрүчесе Язу әсбаплары җитештерүчеләр ассоциациясе булды, “кулдан язу” бәйрәме дип 23 гыйнварны ул игълан итте. Шунысы кызык, Бәйсезлек декларациясенә беренче булып кул куйган АКШ дәүләт эшлеклесе Джон Хэнкок шушы көнне туган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: