Зәй офыклары

Бүген - гражданнарны бердәм кабул итү көне

1 декабрьдә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге гражданнарны бердәм кабул итү көне үткәрә. Бу көн­не һәр­кем үзен кы­зык­сын­дыр­ган со­рау­лар­га җа­вап­лар, юри­дик кон­суль­та­ци­я­ләр ала ала. Хакимият бинасында 8.00 - 9.00 - район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәркатибы Разиф Кәримов 9.00 - 10.00 - район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов...

1 декабрьдә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге гражданнарны бердәм кабул итү көне үткәрә. Бу көн­не һәр­кем үзен кы­зык­сын­дыр­ган со­рау­лар­га җа­вап­лар, юри­дик кон­суль­та­ци­я­ләр ала ала.

Хакимият бинасында

8.00 - 9.00 - район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәркатибы Разиф Кәримов

9.00 - 10.00 - район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов

10.00 - 12.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары кабул итә.

"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә (Чапаев урамы, 1нче йорт, 13нче бүлмә)

8.00- 10.00 - адвокатлар хезмәте

10.00 - 12.00 - нотариуслар бушлай юридик консультация бирәчәк.

15.00 - 18.00 - социаль яклау бүлеге, пенсия фонды идарәсе, мәшгульлек үзәге, бердәм хисап үзәге, "Үзәк ТКХ" МУП, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, кадастр хезмәте, шулай ук юридик хезмәт, архив һәм архитектура бүлекләре белгечләре консультацияләр бирәчәк.

Яңа шәһәрдә - 6нчы мәктәп, Мирный бистәсендә - 5нче мәктәп, Иске Зәйдә - Орджоникидзе урамы, 49нчы йорт адресы буенча урнашкан хакимият бинасында, авыл җирлекләрендә җирле үзидарә биналарында 15.00 - 18.00 сәгатьләрдә гражданнарны кабул итүләр оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: