Зәй офыклары

Бүген – Халыкара “рәхмәт” көне

11 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "рәхмәт" көне (International Thank You Day) бәйрәм итеп үтелә. "Рәхмәт" сүзенең барлыкка килүе борынгы гасырларга барып тоташа. Чит илләрдә бу көнне туганнарга, әти-әниләргә, башка якын кешеләргә кулдан эшләнгән открыткалар, чәчәкләр, төрле татлы ризыклар бирү гадәткә кергән. Рус сүзе - "Спасибо" -...

11 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "рәхмәт" көне (International Thank You Day) бәйрәм итеп үтелә.

"Рәхмәт" сүзенең барлыкка килүе борынгы гасырларга барып тоташа. Чит илләрдә бу көнне туганнарга, әти-әниләргә, башка якын кешеләргә кулдан эшләнгән открыткалар, чәчәкләр, төрле татлы ризыклар бирү гадәткә кергән.

Рус сүзе - "Спасибо" - "спаси Бог" сүзеннән алынган дип карала. Ә безнең "рәхмәт" сүзе гарәпчәдән килгән һәм "аяу", "кичерү" "мәрхәмәт итү" дип , яисә яхшылыкка җавап итеп әйтелә торган сүз итеп аңлатыла.

Әйдәгез, бу көнне дә без бер-беребезгә "җылы сүзләр" генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарыбызга җылы өләшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: