Зәй офыклары

Бүген - Хәрби комиссариатлар көне

8 апрель - Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне. Ул 1918 елдан билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта Зәй район хәрби комиссариатында кызу "урак өсте". Алар язгы чакырылышта армиягә алынучы гражданнарны барлыйлар, аларны солдат тормышына әзерлиләр. Зәй хәрби комиссариатында бүгенге көндә үз эшләренең осталары булган 19 хезмәткәр эшли. Алар үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия...

8 апрель - Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне.

Ул 1918 елдан билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта Зәй район хәрби комиссариатында кызу "урак өсте". Алар язгы чакырылышта армиягә алынучы гражданнарны барлыйлар, аларны солдат тормышына әзерлиләр. Зәй хәрби комиссариатында бүгенге көндә үз эшләренең осталары булган 19 хезмәткәр эшли. Алар үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирәләр, төп бурычыбыз булган Ватанны саклауда яңа идеяләр тудыралар. Хәзер комиссариатта, районда армиягә чакырылу яшендәге 337 егетне чакырып, медицина күзәтүләре үткәрү тәмамланып килә, Россия Кораллы Көчләренә беренче төркем егетләрне җибәрү бу чакырылышта Җиңү бәйрәменнән соң булыр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: