Зәй офыклары

Бүген искечә Яңа елны каршы алабыз

Искечә Яңа елны бәйрәм итү каян килеп чыккан соң? Бер генә Яңа ел җитмиме безгә?

Россиядә Яңа бу гадәт революциядән соң формалаша. Сәбәбе - Юлиан календареннан Григорианныкына күчү. Ике календарь арасында аерма 13 көнне тәшкил итә. Димәк, рәсми төстә Яңа елны каршылаганнан соң иске стиль белән бәйрәм итү арасы да 13 көн. Яңа календарь белән яши башлау, бәлки, ел башлану датасын үзгәрткән дә булыр иде. Тик моңа рус проваслав чиркәү әһелләре каршы төшә. Ун-унбиш еллап элек Искечә Яңа елны бәйрәм итүгә артык әһәмият бирелми иде. Хәзер ул елдан-ел популярлаша бара. Календарьда кызыл төс белән күрсәтелмәсә дә, халык мәш килеп көтә бу көнне. Телевидение исә Яңа ел программаларын һәм традицион фильмнарны кабатлап күрсәтә. Күрми калучылар өчен менә дигән мөмкинлек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: