Зәй офыклары

Бүген халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн

26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Сөекле Шагыйребез тууына 133 ел тула.Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Бүген мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында Тукай шигырьләре яңгырый, аның җырлары башкарыла.

Алтынга  тиң  Тукай  иҗаты

Зур  горурлык  хисе  ургый  җанда,
Шакып  дәшә  шигъри  урманга.
Иҗатының  бәллүр  тәлгәшләре,
Аһәң  өсти  туар  һәр  таңга.
Хисләрендә  шигырь  язмалары,
Тукай  туган  апрель айлары.
Ялкыннары  үрли  йөрәкләрдә,
Утлап  йөри  шигырь  кайнары.
Тукай  бөек,  татарыма  үрнәк,
Телем  яшәр,  халкым  булганда.
Илем, телем, динем  гел  көчәйсен,
Сөенербез  телем  уңганда.
И  Ходаем,  булыш  әле  телгә,
Телем  яши  соңгы  халәттә.
Туган  телем  татарларга  кирәк,
Безгә  кирәк  әни  һәм  әттә.
Яшә  әле,  яшә,  татар  теле,
Меңәр  еллык  тарих  узсада.
Туган телем, анам  теле  кирәк,
Чит, ят  телләр  торма  тупса да.

Мәслах Кашапов.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: