Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бүген Халыкара музейлар көне

Ел саен 18 майда бөтен дөнья буенча төрле илләрнең музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Халыкара музейлар көнен билгеләп үтәләр.

Безнең шәһәрдә узган көннәр хатирәләрен Зәй туган як тарихын өйрәнү музее саклый. Анда безнең район тарихы  җыелып саклана, тагын бер  мөһим эш– җыелган белемнәрне зәйлеләргә тапшырыла. Туган як тарихын өйрәнү музее бинасы да җирле әһәмияттәге тарих, мәдәният һәм архитектура һәйкәле булып тора.

Музейның 8 күргәзмә залы Зәй тарихы белән тыгыз бәйләнгән төрле вакыйгалар һәм язмышлар тарихын үз эченә ала. Музей хезмәткәрләре оештырган җәяүлеләр һәм автобус экскурсияләреннән тыш, район тарихына төрле тематик күргәзмәләрне карап, электрон форматта да кереп була.

Музейда төрле чордагы экспонатларны карап кына калмыйча, районның легендар кешеләре белән дә очрашырга мөмкин. Моның өчен батырлык дәресләре, тарихи вакыйгаларда катнашучылар белән очрашулар, музей дәресләре, хәтер акцияләре, мастер-класслар оештырыла. Зәй туган якны өйрәнү музее фондларының гомуми күләме 14 мең данәдән артык тәшкил итә. Быелның беренче кварталында гына да 4000гә якын кеше музейда булып, Зәй җиренең бай тарихы белән танышкан инде.

Әмма Зәй туган якны өйрәнү музееның төп байлыгы - үз эшенә бирелгән хезмәткәрләр. Нәкъ менә аларның кызыклы әңгәмәләре ярдәмендә музей экспонатлары үз серләрен халыкка җиткерә ала. Хәзерге вакытта зәйлеләр район мәдәнияте белән якыннанрак танышсын өчен музейда 11 хезмәткәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев