Зәй офыклары

Бүген – халыкара пешекчеләр көне

Пешекче һөнәре - зур осталык, түземлек, көч таләп итә торган эш.

Бу эштә очраклы кешеләр калмый. Бигрәк тә балалар бакчасында, чөнки сабыйларны тәмле ашлар белән кызыктыру – үзе бер сәнгать.

“Алтынчәч” бакчасы ашханәсендә үз эшенең осталары хезмәт куя. Ольга Алькина, Гөлназ Сибгатуллина һәм Илзирә Хөснетдинова көн саен балаларны тәмледән-тәмле ашлар белән сыйлый.

Ольга Ревовна Алькина биредә 1992 елдан  пешекче булып эшли. Ул теләсә кайсы аш әзерләгәндә, беренче чиратта, технология картасын үтәүнең мөһимлеген аңлый. Шуңа күрә аның боткалары, ашлары һәм компотлары телеңне йотарлык була. Пешекче Гөлназ Раиловна кайчандыр хезмәт юлын Чаллының “Школьное питание” үзәгендә башлаган. Ул бу эшне төбеннән аңлап, төшенеп, дөрес итеп башкара. Пешекче кызларның  беренче ярдәмчеләре – Илзирә Габделхаковна, ул -  ашханә хезмәткәре. Чисталык, пөхтәлек, төгәллек өчен җавап бирә. Ашханә хезмәткәрләре бердәм, тату, бер сүздә булып эшлиләр. Алар өчен иң зур бүләк – балаларның буш тәлинкәләре, канәгать әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре.

Пешекчеләр көне уңаеннан “Алтынчәч” бакчасы мөдире Ангелина Ишмиева Ольга Алькина, Гөлназ Сибгатуллина һәм Илзирә Хөснетдинованы һөнәри бәйрәмнәре белән котлап,  мәгариф идарәсе башлыгы Рәхмәт хатларын тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: