Зәй офыклары

Бүген Хэллоуин бәйрәм ителә

31 октябрьдә бар дөнья Хэллоуин бәйрәмен билгеләп үтә. Дөресрәге – ярты дөнья. Ә икенче яртысы аларга кискен каршылык күрсәтә. Әлеге бәйрәмгә мөнәсәбәт бик икеле.

Аеруча  Көнбатыш илләрендә Хэллоуин бәйрәмен зурлап уздыралар. Ирландия һәм Шотландия территориясендә яшәгән борынгы кельтлар традициясенә барып тоташкан бу бәйрәм узган гасырның 90нчы елларында акрынлап Россиягә дә үтеп керә башлады. Бүген инде ул яшьләрнең иң яраткан бәйрәмнәреннән берсенә әверелеп бара. Шулай да күпләр Хэллоуин дигән “кабак бәйрәме”н кабул итеп бетерә алмый. Берәүләр аны Көнбатыш мәдәниятен кабатлау дип санаса, икенче берәүләр Хэллоуинны Аллаһы Тәгалә урынына шайтанга табындырган “пәри туе” буларак кабул итә.
Зәйдә бу бәйрәм уңаеннан яшьләр  өчен чаралар үткәрү каралган.  “Дуслык” яшьләр клубында “Ул – Зәйдә” күңел-ачу бәйрәм чарасы уза.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: