Зәй офыклары

Бүген коронавирустан ике үлем очрагы расланган

23 октябрьгә COVID-19дан барлыгы 107 үлем очрагы теркәлгән.

1957 елгы ир-ат ике яклы пневмония белән хастаханәгә салына. Хәле хроник авырулар кискенләшүе фонында начарлана.

1967 елда туган ир-ат яңа коронавирус йогышына шикләнеп хастаханәгә китерелә. Сулыш алуы авыраеп, хәле начарлана.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: