Зәй офыклары

Бүген - Мәүлид бәйрәме

Мәүлид - ислам динен кыйммәтләгән, зурлаган кичәләрнең берсе. Чөнки бу кичәдә бөтен кешелек дөньясына соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Пәйгамбәребезнең туган вакыты миляди исәпнең 571нче елына туры килә, рәбигыләүвәл аеның 11-12нче көннәре арасындагы кичә дип исәпләнелә. Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең игелекле үгет-нәсихәтләре, хәдисләре...

Мәүлид - ислам динен кыйммәтләгән, зурлаган кичәләрнең берсе. Чөнки бу кичәдә бөтен кешелек дөньясына соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Пәйгамбәребезнең туган вакыты миляди исәпнең 571нче елына туры килә, рәбигыләүвәл аеның 11-12нче көннәре арасындагы кичә дип исәпләнелә. Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең игелекле үгет-нәсихәтләре, хәдисләре Раббыбыз кушканча яшәргә, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, туры юлдан барырга ярдәм итә. Аллаһы Тәгаләнең Мөхәммәд Пәйгамбәрне Рәсүл итеп җибәрүе - безгә күрсәткән бик зур рәхим-шәфкате.
Аллаһ Рәсүле бар галәмгә рәхмәт буларак җибәрелгән. Мәүлид - Аллаһ Рәсүле дөньяга килүгә ихлас күңелдән шатлануны белдерә торган вакыт. Бу кичәдә сәдакаләр бирү, догалар кылу, салаватлар әйтү саваплы гамәлләрдән санала. "Мәүлидне олылаган һәр кеше ислам диненең җанлануына ярдәм итә", - дип әйткән дин белгечләре. Зәй мөселманнары исә иртәгә Мәүлид бәйрәмен "Ихлас" кафесында билгеләп үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: