Зәй офыклары

Бүген – Покрау. Покрау үтте – кыш җитте, диләр халыкта

Покрау - Христиан дине буенча, христианнарны Изге Марьям үзенең бөркәве белән каплап, зур бәладән, кыеннан коткарган хөрмәткә үткәрелүче христиан бәйрәме. Бәйрәм көне — 1 октябрь (юлиан календаре буенча) яки 14 октябрь (яңа стиль буенча).

Хәзер инде бәйрәмнең дини эчтәлеге югалып, ул көзге кыр эшләре төгәлләнгән, көтү кергән көн буларак билгеләп үтелә.
Покрау бәйрәме белән бәйле сынамышлар белән танышыйк.
•    Покрау көнне төшкә кадәр көз булса, төштән соң кыш башлана.
•    Покрау үтте – кыш җитте.
•    Покрау көнне җил көнчыгыштан иссә, кышның салкын килүен көт тә тор.
•    Покрау көнне үткәрелгән туй да иң бәхетле санала, чөнки Покрау өйләнешүчеләр юлына ак җәймә түши.
•    Бу көнне чиркәүдә иң беренче шәм куйган кызга башкаларга караганда алданрак кияүгә чыгу бәхете тия.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: