Бу турыда республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүмат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 4 үлем очрагы теркәлгән. Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүмат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1936, 1939, 1955, 1968 елгы дүрт хатын-кыз үлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән. 15 гыйнварга барлыгы 218 үлем очрагы теркәлгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз