Зәй офыклары

Бүген “Сәвәләй”дә сыерларны ветеран савымчылар сауды (фоторепортаж)

Зәйдә авыл хуҗалыгы тармагына караш тамырдан үзгәрде. Соңгы ике елда республика программасы буенча ферма һәм товарлыклы-сөтчелек комплексларында масштаблы ремонт эшләре башкарылды, моның белән терлекчеләр өчен эш шартлары яхшырды, продукция җитештерү артты. Терлекчелек тармагы буенча район республикада 6нчы урында. Кыскасы, элекке эш шартлары белән бүгенгесе арасында аерма җир белән күк арасы...

Зәйдә авыл хуҗалыгы тармагына караш тамырдан үзгәрде. Соңгы ике елда республика программасы буенча ферма һәм товарлыклы-сөтчелек комплексларында масштаблы ремонт эшләре башкарылды, моның белән терлекчеләр өчен эш шартлары яхшырды, продукция җитештерү артты. Терлекчелек тармагы буенча район республикада 6нчы урында. Кыскасы, элекке эш шартлары белән бүгенгесе арасында аерма җир белән күк арасы кебек. Яңа, барлык шартлар тудырылган фермаларда эшләргә теләк белдерүчеләрнең артуы куандыра. Сафка баскан фермалар, терлек корылмалары өчен барыннан битәр ветеран савымчылар сөенә.

Бүген "Зәй шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" бүлекчәсе һәм җирлек җитәкчелеге район башлыгы инициативасы буенча Иске Маврин һәм Сәвәләйдә терлекчелек тармагында хезмәт куйган сыер савучылар өчен яңа фермалар, корылмалар буйлап экскурсия оештырды. Авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге башлыгы Фатыйх Хәмидуллин аларны терлекләр тоту, ашату, артым һәм үрчем алу өчен тудырылган шартлар, бу уңайдан кулланылучы яңа технологияләр белән таныштырды. Ветеран савымчылар чәй өстәле артында белгечләр белән аралашты, фикерләште, хәтер-хатирәләрен яңартты. Бер күрешү - бер гомер, элекке савымчылар ферма буйлап сәяхәттән, эш шартларыннан бихуш калды. Бер мизгелгә яшьлеккә кайттык, әйтерсең, янә фермада эшлибез, ди алар беравыздан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: