Зәй офыклары

Бүген сәяси золым корбаннарын искә алу көне

1991 елдан башлап 30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне. Аларның саны да, исәбе дә төгәл генә билгеле түгел. Төрле чыганакларда мәгълүматлар төрлечә китерелә: берничә йөз меңнәр белән, хәтта берничә миллион белән дә исәпләнә тапталган гомерләр саны.
Зәйдә Сәси золым корбаннарын искә алу көне уңаеннан үзәк китапханәдә “Гаепсездән гаеплеләр язмышы” дип аталган күргәзмә эшләячәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: