Зәй офыклары

Бүген — Татарстан Конституциясе көне

Бүген — Татарстан Республикасы Конституциясе көне.

6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Моннан егерме дүрт ел элек, республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын — яңа Конституциясен кабул итте. Ул республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын югары хәзинә дип игълан итте.
Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле халыкның бердәмлеге, төрле конфессия вәкилләренең үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә регионнарның икътисадый үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген тәэмин итә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: