Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәтфир Җиһаншинның туган көне

Исән булса, виртуоз баянчыга 67 яшь тулган булыр иде.

Табигатьнең иң матур җиренә урнашкан Суык-Чишмә авылы турында язылган «Әй, Суык-Чишмәм» җыры күңелләрне айкый, хисләндерә. Җырның авторы - шул авылда туып-үскән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты Хәтфир Җиһаншин. Табигатьнең яшәргән мәле - яз аенда аның туган көне иде.
Әйе, бүген халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көндә виртуоз баянчы, "Умырзая" халык вокаль ансамбле җитәкчесе Хәтфир Җиһаншинның да туган көне булыр иде.


Хәтфир Габделхаковичның күңел пәрдәсен күтәреп карасаң, анда халыкка һәм милли мәдәнияткә хезмәт иткән озын иҗат юлы. Ул һәрвакыт яңа идеяләр белән кайнап, эш дәрте белән янып яшәде. Исеме җисеменә туры килгән Хәтфир 5-6 яшьлек чагында ук үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә. Көй чыкмый дип туктап калмый, үҗәтләнеп гармун телләренә баскалап көй эзли. Мәктәптә укыганда ул инде шактый шома уйнаучылардан була. Мәктәпне тәмамлагач, сәнгатькә урау юллар аша килә. Башта Акташ һөнәр училищесында механизатор һөнәрен үзләштерә, колхозда әлеге һөнәре буенча эшләп ала. Аннан соң ул Алабуга культура-агарту училищесының оркестр бүлегенә укырга керә. Халык уен кораллары оркестры җитәкчесе буларак, мәдәният өлкәсендә хезмәт юлын Кадер авылы мәдәният йортында башлый. Яшь белгеч җиң сызганып эшкә керешә: авыл яшьләреннән тынлы оркестр, вокаль ансамбль оештыра. Авылны җанландырган, аларны мәдәни тормышка җәлеп итәргә өлгергән егетне армия хезмәтенә алалар. Армия хезмәте аның өчен тормыш мәктәбе була.
Туган ягына кайтып, "Зәй утлары" театрында эшләгәндә вокаль ансамбль оештыра һәм ул "Умырзая" ансамбле булып аерылып чыга. Әлеге ансамбль сәләтле кешеләрне ике-өч тавышка җырлау серләренә төшендерә, очраштырып кавыштыра, кемнәрнедер зур сәхнәгә чыгара. Шунысы игътибарга лаек, ансамбль районда гына түгел, республикада да таныла. Аның даны республикадан читкә дә чыга. Кыскасы, "Умырзая" профессиональ дәрәҗәгә күтәрелеп, республика данын яклый. Төркиядә узган - төрки халыклар, Самарада үткәрелгән Бөтенроссия фестивальләрендә катнашып, зур уңышларга ирешә, лауреат исемен ала.
Әйе, һөнәр һөнәрне арттыра гына, дип юкка әйтмиләрдер. Хәтфир Габделхакович Җиһаншин ике рәтле гармунда, тальянда, аккордеонда, фортепианода, балалайкада да уйнады. Үз тирәсенә һәрвакыт сәләтле кешеләрне туплап тора белде. Ул яшь буында татар уен коралларына хөрмәт тәрбияләү, бабаларыбызның музыкаль традицияләрен яңарту һәм популярлаштыру теләге белән янып яшәде. Күкрәк киереп гармунын тартучы, моңын һәр кешенең йөрәгенә алып барып җиткерүче гади гармунчы, үз юлына тугры калган гармунчы!.. Хәтфир абый яшәп, иҗат иткән чорның һәр иҗат әһеле, ул - легенда!..
Фәннур Миннекәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев