Зәй офыклары

Бүген урта мәктәп тәмамлаучылар физика һәм тарихтан бердәм дәүләт имтиханы тапшырды

Бу минутларда районыбызда тагын ике фәннән бердәм дәүләт имтиханнары тәмамланды.

40 чыгарылыш укучысы физикадан белемнәрен сынады. Бу имтихан ике өлештән һәм 32 биремнән торды. Имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итте. Тарихны быел 14 кеше тапшырды. Бу сынау ике өлештән һәм 25 биремнән торды. Аларны шулай ук 3 сәгать 55 минутта башкарырга кирәк иде.
Тарих буенча минималь бусаганы үтү өчен чыгарылыш укучысына – 32 балл, физика буенча 36 балл җыярга кирәк.

Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре 27 июльдән дә соңга калмый билгеле булачак. Исегезгә төшерәбез, пандемия аркасында быел дәүләт имтиханнарын югары уку йортларына керергә ниятләгән чыгарылыш укучылары гына тапшыра. Бердәм дәүләт имтиханнары  25 июльгә кадәр дәвам итә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: