Зәй офыклары

Бүген Ватан каһарманнары көне билгеләп үтелә

Бүген - 9 декабрьдә Ватан каһарманнары көне билгеләп үтелә.

9 декабрь датасы Ватан геройлары көне итеп очраклы гына сайланмаган. Аның тарихы ерак XVIII гасырга ук барып тоташа. 1769 елда нәкъ менә шул көнне Екатерина II яңа сугышчан бүләк – Святой Георгий Победоносец орденын булдыра. Бу аның ил белән идарә итү эпохасының иң мөһим вакыйгаларыннан берсе була. Әлеге орден белән яуда аеруча кыюлык һәм батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнә. Бу орденның дүрт дәрәҗәдәгесе була. Дүрт кеше орденның барлык дүрт дәрәҗәсе кавалеры булган. 9 декабрь Россиядә Георгий кавалерлары бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. 1917 елда орден да, бәйрәм дә бетерелә. Президент Указы белән Ватан геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә.
Ватан каһарманнары көне уңаеннан Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 3нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучылары өчен Җиңү бульвары буйлап җәяүле экскурсия оештырды. Экскурсия Азатлык китерүче солдат һәйкәле яныннан башланып, Советлар Союзы Геройлары Григорий Ларионов, Николай Майков, Дан орденының тулы кавалеры Алексей Васильев бюстлары янында үтте. Укучыларга каһарманнар турында мәгълүмат бирелде, алар яшь буын өчен Ватанга бирелгәнлек, туган илгә тугрылыклы хезмәт итү үрнәге булып торалар. Экскурсия барышында балалар Зәй районынан 211 егетнең Ватан алдындагы изге бурычларын Әфганстан җирендә үтүләре, аларның кайберләренә туган якларга әйләнеп кайту насыйп булмавы турында да белделәр. Шулай ук чернобыльчеләргә куелган һәйкәл янында да булдык.
Алсу Шаһабиева, музей хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: