Зәй офыклары

Бүген яңгыр һәм боз яварга мөмкин

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 9 июньдә республика буенча алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, боз яву ихтималы бар, яшен булачак. Татарстанда һава температурасы көндез 17-22 градус җылы булыр, дип фаразланыла. Казанда исә 19-22 градус җылы. 10 июньгә...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 9 июньдә республика буенча алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, боз яву ихтималы бар, яшен булачак.

Татарстанда һава температурасы көндез 17-22 градус җылы булыр, дип фаразланыла. Казанда исә 19-22 градус җылы.

10 июньгә каршы төндә алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак, урыны белән бераз яңгыр явачак. Яшен булу ихтималы да бар. Һава температурасы 7-12 градус җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: