Зәй офыклары

Бүген явым-төшем көтелми

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 23 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, явым-төшем көтелми. Көн дәвамында көньяктан талгын җил исә. Татарстанда көндезге һава температурасы 0-5 градус җылы булачак. Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем вәгъдә ителми. Һава температурасы 1-4 градус...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 23 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, явым-төшем көтелми. Көн дәвамында көньяктан талгын җил исә. Татарстанда көндезге һава температурасы 0-5 градус җылы булачак. Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем вәгъдә ителми. Һава температурасы 1-4 градус җылы булачак.

24 октябрьгә каршы төндә күпчелек районнарда кар, юеш кар һәм яңгыр яву ихтималы бар. Урыны белән бераз буран чыгарга мөмкин, юлларда урыны белән бозлавык. Җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитүе фаразланыла. Һава температурасы 1 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: