Зәй офыклары

Бүген - ЮХИДИ хезмәткәрләре көне (фотолар)

Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел ул илдә әлеге юл хәрәкәте тәртип сагы оешмасы барлыкка килүгә 79 ел тулуга багышланды. Район юл хәрәкәте иминлеген саклаучыларны тантаналы төстә эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Павел Минеев, ЮХИДИ башлыгы Ленар Сафиуллин, ветераннар Ринат Габбасов, Вадим Васильев тәбрикләделәр. Бүгенге көндә районда юл...

Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел ул илдә әлеге юл хәрәкәте тәртип сагы оешмасы барлыкка килүгә 79 ел тулуга багышланды. Район юл хәрәкәте иминлеген саклаучыларны тантаналы төстә эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Павел Минеев, ЮХИДИ башлыгы Ленар Сафиуллин, ветераннар Ринат Габбасов, Вадим Васильев тәбрикләделәр. Бүгенге көндә районда юл иминлеген 14 хезмәткәр саклый, әлбәттә, юл һәлакәтләрен кисәтү өчен аларга зур хезмәт куярга туры килә.

- Хәзер безнең максат - шушы состав белән көндәлек эш белән беррәттән, район юлларынының иң аварияле урыннарын билгеләп, ул урыннарда юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибарны көчәйтү, юл шартларын яхшыртуга ирешү. Мәгълүм булганча, 2013-2020 елларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү буенча максатчан федераль программа кабул ителде. Ул юл һәлакәтләрендә үлүчеләр 25 процентка кадәр киметүгә ирешү таләбен куя. Бу яртыеллыкта без әлеге программа нигезендә нәтиҗәле эшли алдык. 6 ай эчендә аварияләрдә үлүчеләр район территориясендә 3 кеше исәпләнә, аннан алдагы елда бу сан 4 иде. Алга таба да юллардагы иминлекне саклау өчен бөтен көчне куячакбыз, моның өчен профилактик эшчәнлекне тагын да көчәйтү күздә тотыла, - ди Ленар Сафиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: