Зәй офыклары

Бүген Зәйдә “Доктор Зәй” студентлар отряды әгъзаларына юлламалар тапшырылды

Хәбәр ителгәнчә, Зәйдә быел да “Доктор Зәй” округ студентлар отряды эшкә кереште. Ул - “Россия студентлар отрядлары” Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Идел буе федераль округы штабы хезмәт проекты. Хезмәт семестры чорында отряд составында Татарстан, Түбән Новгород, Пермь, Оренбург, Башкортстан,Чувашия төбәкләрдән җыелган студентлар (барлыгы 14) кече һәм урта медицина персоналы сыйфатында эшли.

Бүген отрядның хезмәт семестрын ачуга багышланган тантана узды. Тантанада студентларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков, Идел буе федераль округының студентлар отрядлары округ штабы командиры Василий Ислаев, “Россия студентлар отрядлары” Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының медицина студентлар отрядлары үзәк штабы җитәкчесе Кристина Сидорова, Зәй район үзәк дәваханәсе баш табибы Рим Әмиров котлады.
Студентларга, хезмәт семестрында уңышлар теләп, “яткын һәм чирәм җирләрне үзләштерүгә” юлламалар тапшырылды. 45 көнлек эш сменасын узуны студентлар шулай атый.
Бу турыда тулырак “Зәй офыклары” газетасыннан укыгыз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: