Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бүген Зәйдә "Соңгы кыңгырау" чыңлады

Шимбә иртәсендә район мәктәпләрендә тантаналы линейкалар узды, анда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. 3нче мәктәптә бәйрәм чарасында район башлыгы Разиф Кәримов, мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Печина, шәһәр прокуроры Ринат Кәримов катнашты.

Район башлыгы балаларны мәктәпне тәмамлаулары белән котлады, аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.

- Мәктәп белән хушлашу - олы тормыш башы. Бу - өметләр, ачышлар, планнар вакыты. Мәктәптә сез кирәкле белемнәр алдыгыз, иҗади сәләтегезне күрсәттегез, туган җирегезне яратырга, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга өйрәндегез. Бу бәһасез капитал, ул сезгә тормыш кыенлыкларын тиешле югарылыкта үтәргә ярдәм итәчәк. Сез киләчәк юлыгызны сайлау турында җитди, җаваплы карарлар алдында торасыз, - дип мөрәҗәгать итте бәйрәм кунакларына район башлыгы. Рәзиф Галиевич укучыларга белем алуда һәм шәхес буларак формалашуда ярдәм иткән укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерде.

Котлау сүзләре укытучылар һәм, әлбәттә, үз балалары белән бергә мәктәп юлын узган ата-аналардан да яңгырады.

Тантананың төп сәбәпчеләре - тиздән дәүләт имтиханнары көткән чыгарылыш сыйныф укучылары үз укытучыларына күз яшьләре белән рәхмәт белдерделәр.

Бәйрәмнән Ирина Смирнова фоторепортажын тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев