Яңалыклар

Бүген Зәйдә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең гала-концерты

Республикада “Созвездие-Йолдызлык” телевизион фестивале бара. 5 яшьтән 21 яшькәчә булган яшь талантларны үстерүче әлеге фестиваль инде унсигезенче тапкыр оештырыла һәм ул быел “Миллионынчы катнашучы” лозунгы астында узачак.

Быел Түбән Кама, Сарман һәм үзебезнең район талантларының тәүге сыналу урыны буларак Зәй шәһәре билгеләнде. Шулай итеп, 3-4 мартта “Энергетик” Мәдәният сарае үзе бер йолдызлыкка әвереләчәк. Аңа әзерлек уңаеннан бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда кичке сәгать 6да фествальнең  шәһәр туры гала-концерты узачак. Ә 8-12 апрельдә Казанның “УНИКС” үзәгендә суперфиналга сайлап алу туры үтәчәк. Фестивальнең гала-концертларын 13 апрельдә - “УНИКС”та, 20 апрельдә “Пирамида”  күңел ачу комплексында уздыру планлаштырыла.

Бүген шәһәр-районның иң сәләтле балалары һәм яшьләре сәхнә тотачак. Исегезгә төшерәбез, фестивальнең сайлап алу турларында 500гә якын яшь талант осталыгын күрсәткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бүген Зәйдә “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең гала-концерты
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар