Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйдә төбәк "Тукай укулары" фәнни-гамәли конференциясе узды

Быел укуларга барлыгы 122 эш килде, шуның 90ы экспертлар хөкеменә тәкъдим ителде.

Соңгы елларда республикада төрле дәрәҗәдәге күптөрле фәнни-гамәли конференцияләр, бәйгеләр еш үткәрелә. Сайлап алынган тема буенча бай мәгълүмат туплап, тикшеренүләр үткәреп, нәтиҗәләр ясаган баланы андый бәйгедә катнаштыра алу - бик уңай күренеш. Укучы үзе өйрәнгән проблеманың никадәр актуаль булуын дәлилли, үз фикерен белдерергә өйрәнә, публика алдында чыгыш ясый белү күнекмәләре дә камилләштерелә, иҗади сәләте үстерелә. Ә баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү безнең мөһим бурычыбыз булып тора.
Әлеге уңайдан бүген Зәйнең 6нчы мәктәптә бөек шагыйрьнең туган көненә багышлап, унберенче төбәк "Тукай укулары" фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Анда Зәй шәһәр-район мәктәпләреннән тыш, 12 шәһәр һәм районнан укучылар катнашты.
Быел укуларга барлыгы 122 эш килде, шуның 90ы экспертлар хөкеменә тәкъдим ителде.
Зәй шәһәре һәм районыннан конференциядә 38 укучы эзләнү эшләре һәм рефератлар белән катнашты.
Конференция кысаларында дүрт юнәлештә секцияләр эшләде. Алар – “Экология һәм биология”, “Фәндә беренче адымнар”, ”Туган як тарихын өйрәнү”, “Филология” (2-7нче сыйныфлар), “Филология” (8- 11 нче сыйныфлар). Укучылар эшләрен Казан федераль университетының Чаллы институты, Чаллы технология техникумы, Зәй политехник колледжы, мәктәп укучыларының Кече академиясе укытучылары, Түбән Каманың кайбер оешмалары һәм ГРЭС белгечләре бәяләде.
Конференция кысаларында педагоглар “ФГОСны тормышка ашыруда сәләтле балалар белән эшләү” темасы буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге юнәлеш буенча укытучылар эш тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Һәр секциядә җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланып, бүләкләнде. Калганнары фәнни-гамәли конференциядә катнашу турында сертификат алды.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев