Зәй офыклары

Бүген Зәйдә ТКХ тармагында эшләүчеләрне хөрмәтләделәр (Фоторепортаж)

Торак-коммуналь хуҗалык комплексы муниципаль районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларыннан берсе булып тора. Гомумән, әлеге тармак хезмәткәрләре иңнәрендә районның нормаль тормышын тәэмин итү буенча җаваплы йөге ята. Торак-коммуналь хуҗалык комплексы өлкәсе хезмәткәрләренең эштә тотрыклылыгы, һөнәри осталыгы яшәү шартларының уңайлылыгын билгели һәм предприятиеләр һәм учреждениеләр, хастаханәләр һәм мәктәпләрнең тормышына йогынты...

Торак-коммуналь хуҗалык комплексы муниципаль районның иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларыннан берсе булып тора. Гомумән, әлеге тармак хезмәткәрләре иңнәрендә районның нормаль тормышын тәэмин итү буенча җаваплы йөге ята. Торак-коммуналь хуҗалык комплексы өлкәсе хезмәткәрләренең эштә тотрыклылыгы, һөнәри осталыгы яшәү шартларының уңайлылыгын билгели һәм предприятиеләр һәм учреждениеләр, хастаханәләр һәм мәктәпләрнең тормышына йогынты ясый.

Бүген Зәйдә, Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан "Аркадия" ресторанында мул табын артында бәйрәм-тантана оештырылды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, узган ел районда алып барылган төзелеш, төзекләндерү эшләре турында бәян итте, агымдагы елда районда гамәлдә булачак республика программалары, төзелеш һәм төзекләндерү эшләре, аерым алганда тимер юл кичүе, стадион төзелешләре турында сөйләде, тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлап, бер төркем хезмәт алдынгысына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, район башлыгы һәм башкарма комитетның Рәхмәт хатларын, Мактау грамоталарын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: