Зәй офыклары

Бүген Зәйдә традицион “Уңыш бәйрәме” уза

Республика, шул исәптән район икътисады нигезен тәшкил итүче авыл хуҗалыгы тармагы Зәйдә – өстенлекле юнәлешләрдән.

Шуңа да җир кешесенә, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга игътибар зур бездә. Ел да зурлап “Уңыш бәйрәме” уздыру - шуның нәтиҗәсе.
Бүген Зәйдә авыл хуҗалыгы алдынгыларын янә хөрмәтләнә. Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков, район башлыгы Разиф Кәримов, куратор Иван Гущин катнаша.
Аңа кадәр кунаклар “Зәй” элеваторында, шикәр заводында, агросәнәгать паркында, Иске Зәйдәге «Агрокөч» холдингының заманча 5нче ремонт цехында булып, алар эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда җырлаучы фонтанны ачу тантанасы шаһиты булдылар. “Уңыш бәйрәме” исә, гадәттәгечә, хезмәт алдынгылары катнашында уза. Ул барлык тиешле эпидемиологик чараларны үтәп оештырыла. Бәйрәмдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән зәйлеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Рәзимә Кашапова фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: