Зәй офыклары

Бүген Зәйдә "УҢЫШ - 2015" бәйрәме үтә

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелдән быелгы уракны уңышлы төгәлләү белән котлыйм. Элек-электән сезнең хезмәтегез җәмгыять иминлегендә мөһим роль тоту белән бергә, изге һөнәр саналды һәм әле дә шулай дәвам итә. Терлекчеләр һәм механизаторлар, агрономнар һәм сыер савучылар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, башка авыл хуҗалыгы белгечләренең тырыш хезмәте...

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре!

Сезне чын күңелдән быелгы уракны уңышлы төгәлләү белән котлыйм. Элек-электән сезнең хезмәтегез җәмгыять иминлегендә мөһим роль тоту белән бергә, изге һөнәр саналды һәм әле дә шулай дәвам итә. Терлекчеләр һәм механизаторлар, агрономнар һәм сыер савучылар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, башка авыл хуҗалыгы белгечләренең тырыш хезмәте бәрабәренә безнең өстәлләребездә даими яңа пешкән ипи, шикәр, җиләк-җимеш, ит, сөт тора. Зур ихтыяр көче, тырышлык, хуҗалык итүдә яңа прогрессив формалар куллану җиңел булмаган хезмәтегездә уңышларга ирешү мөмкинлеге бирә.

Зәйлеләр республикада беренчеләрдән булып кыр эшләрен башлап, шулай ук аны беренчеләрдән булып төгәлләде. Бөртекле культуралардан барлыгы 108 мең тонна уңыш җыеп алынды, уңыш уртача гектарыннан 27 центнер тәшкил итте. Икмәк кабул итү пунктларына 80 мең тонна ашлык озатылды.

Зәй шикәр чөгендере үстерүчеләре елның елында республикада уңыш алуда алдынгы урыннарны бирмиләр. Чөгендер казучы, аны төяүче механизаторлар, чимал ташучы машина йөртүчеләрнең фидакарь хезмәте белән шикәр заводына 892 мең тоннадан артык татлы тамыр тапшырылды инде, шуның 326 мең тоннасы - районыбыз басуларында үстерелгән уңыш. Гомумән, завод бер миллион тонна чимал кабул итәчәк.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Сез яхшы күрсәткечләргә ирештегез, бүген тулы ышаныч белән агросәнәгать комплексының киләчәк бурычларын уңышлы хәл итүдә югары һөнәри осталык, сайлаган юнәлешкә тугры калып, традицияләрне дәвам итеп эшләү нигез булып тора дип әйтә алабыз. Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдереп, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге, тыныч тормыш телим.Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре!

Сезне чын күңелдән быелгы уракны уңышлы төгәлләү белән котлыйм. Элек-электән сезнең хезмәтегез җәмгыять иминлегендә мөһим роль тоту белән бергә, изге һөнәр саналды һәм әле дә шулай дәвам итә. Терлекчеләр һәм механизаторлар, агрономнар һәм сыер савучылар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, башка авыл хуҗалыгы белгечләренең тырыш хезмәте бәрабәренә безнең өстәлләребездә даими яңа пешкән ипи, шикәр, җиләк-җимеш, ит, сөт тора. Зур ихтыяр көче, тырышлык, хуҗалык итүдә яңа прогрессив формалар куллану җиңел булмаган хезмәтегездә уңышларга ирешү мөмкинлеге бирә.

Зәйлеләр республикада беренчеләрдән булып кыр эшләрен башлап, шулай ук аны беренчеләрдән булып төгәлләде. Бөртекле культуралардан барлыгы 108 мең тонна уңыш җыеп алынды, уңыш уртача гектарыннан 27 центнер тәшкил итте. Икмәк кабул итү пунктларына 80 мең тонна ашлык озатылды.

Зәй шикәр чөгендере үстерүчеләре елның елында республикада уңыш алуда алдынгы урыннарны бирмиләр. Чөгендер казучы, аны төяүче механизаторлар, чимал ташучы машина йөртүчеләрнең фидакарь хезмәте белән шикәр заводына 892 мең тоннадан артык татлы тамыр тапшырылды инде, шуның 326 мең тоннасы - районыбыз басуларында үстерелгән уңыш. Гомумән, завод бер миллион тонна чимал кабул итәчәк.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Сез яхшы күрсәткечләргә ирештегез, бүген тулы ышаныч белән агросәнәгать комплексының киләчәк бурычларын уңышлы хәл итүдә югары һөнәри осталык, сайлаган юнәлешкә тугры калып, традицияләрне дәвам итеп эшләү нигез булып тора дип әйтә алабыз. Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдереп, сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге, тыныч тормыш телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: