Зәй офыклары

Бүген зәйлеләр моннан дүрт ел элек зур фаҗигада һәлак булганнарны искә алды.

Бүген зәйлеләр Җиңү бульварындагы фонтан янында моннан дүрт ел элек Куйбышев сусаклагычында булган зур фаҗигада һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Ике палубалы "Булгария" теплоходы Болгардан Казанга кайту юлында 2011 елның 10 июлендә яр буеннан 3 километр ераклыкта батты. Йөрәкләрне тетрәндергеч фаҗига беркемне дә битараф калдырмады, чөнки биредә...

Бүген зәйлеләр Җиңү бульварындагы фонтан янында моннан дүрт ел элек Куйбышев сусаклагычында булган зур фаҗигада һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Ике палубалы "Булгария" теплоходы Болгардан Казанга кайту юлында 2011 елның 10 июлендә яр буеннан 3 километр ераклыкта батты. Йөрәкләрне тетрәндергеч фаҗига беркемне дә битараф калдырмады, чөнки биредә без 122 татарстанлыны югалттык. Аның кайтавазы бүгенгәчә йөрәкләрне сыкрата. Быел да Зәйнең "Яшь гвардиячеләр" оешмасы әгъзалары һәм "Кайгырту" ирекле волонтерлар хәрәкәте активистлары шушы фаҗигадә һәлак булганнарны искә алу уңаеннан бүген Җиңү бульварындагы фонтан янына зәйлеләрне җыйды. һәр кеше шәмнәр яндырып, аны кәгазь корабларга утыртып суга җибәрде, канәфер чәчәкләре куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: