Зәй офыклары

Бүген Зәйнең бала тудыру йортыннан 2020 елда туган беренче сабыйны өйгә озаттылар (видео)

2020 елда Зәйдә беренче сабыйның дөньяга аваз салуын түземсезлек белән көттек. Әлеге шатлыклы хәбәр район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегеннән 4 гыйнварда алынган иде.

Бу көнне иртәнге 6 сәгать 31 минутта Ирина Алексеева  кыз бала тапты. Сабыйның авырлыгы - 3 килограмм 770 грамм, буе 52 сантиметр тәшкил иткән.
 Бүген Зәебезнең ТАССРга 100 тулган елда туган беренче гражданинын дәваханәдән чыгардылар. Гаиләнең шатлыгын уртаклашырга аларның туганнары һәм якыннары килде. Әлеге мизгелләр дәваханәдә шатлыклы тантана буларак үтте. Чөнки Алексеевлар гаиләсендә беренче бала туу уңаеннан   котлауда  район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты һәм район җитәкчелеге исеменнән тәбрикләде. Ул яшь әни һәм әтигә акчалата сертификат һәм ТАССРның 100 еллыгы билгесен тапшырды.
- Шатлыклы көнегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Бәхетле бала булсын, тигезлек белән үстерергә язсын,- диде ул чыгышында.
Район үзәк дәваханәсе баш табибы Рим Әмиров шулай ук Алексеевларны олы вакыйга белән тәбрик итте,  дәваханә җитәкчелегенең котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.
-Кызыбызны Мария дип атарга булдык, -диде Ирина Алексеева.
Шунысын әйтик, Мария - гаиләдә беренче бала. Аның әнисе район үзәк дәваханәсенең педиатрия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли, әтисе Денис Алексеев - “Зәй шикәре” АҖендә оператор.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: