Зәй офыклары

Бүгенге көнгә COVID-19дан үлүнең 105 очрагы теркәлде

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлде.

1953 елда туган хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә китерелә. Дәвалау нәтиҗә бирми, хәле йөрәк-кан тамырлары системасы авыруы фонында катлаулана.

1941 елгы хатын-кыз яңа коронавируслы COVID-19 инфекциясе белән хастаханәгә салына, ул ике яклы пневмония белән авырый. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары бар.

Ике очракта да вирус идентификацияләнгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: