Зәй офыклары

Бигеш авылында - мунчада, шәһәрдә бүлмәдә янгын чыккан

Узган атнада район янгын күзәтчелеге хезмәте 5 чакыру алган. Шуның икесе ялган чакыру булып чыккан, берсе - ризык көю, ә ике очрак янгын белән бәйле.

13 ноябрьдә 3 сәгать 23 минутта районның Бигеш авылында янгын чыгуы турында хәбәр алына. Биредә бер шәхси хуҗалыкта мунча яна. Утның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара.
14 ноябрьдә көндезге сәгать 10да шәһәрнең Ленин урамындагы  19нчы йортта  (тулай торак) янгын чыгуы турында бүлеккә  хәбәр килеп ирешә. Биредә бер бүлмәдә янгын чыгып, кер юу машинасы тулысынча янып бетә һәм көнкүреш бүлмәсенә зыян килә. Ут билгесез затның тәмәке тартканда саксызлык күрсәтүеннән чыккан дип фаразлана.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: