Зәй офыклары

Бигешлеләр арасында белүчеләр бардыр, бәлки

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бер генә сугышчы да билгесез булып калырга тиеш түгел, дигән шигарь астында төрле чаралар үткәрелде, аеруча эзләнү эшләре актив алып барылды. Бу көннәрдә редакциягә Мәскәүдән үзенчәлекле хат килеп төште. Анда түбәндәге юллар бар: -Без 1925 елда Бигеш авылында туган Гурий Илич Бойцов исемле сугышчы турында...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бер генә сугышчы да билгесез булып калырга тиеш түгел, дигән шигарь астында төрле чаралар үткәрелде, аеруча эзләнү эшләре актив алып барылды. Бу көннәрдә редакциягә Мәскәүдән үзенчәлекле хат килеп төште. Анда түбәндәге юллар бар:

-Без 1925 елда Бигеш авылында туган Гурий Илич Бойцов исемле сугышчы турында мәгълүматлар табуда сездән ярдәм сорыйбыз. Ул безнең туган авылыбызны - Брянск өлкәсе Сураж районы Нивное авылы - немеңлардан азат иткәндә һәлак була һәм аның кабере бүгенге көндә - хәрби мемориалда. Төгәл мәгълүматлар музей һәм яңа мемориал өчен бик мөһим, чөнки анда исемлекләр яңартылачак, - диелгән анда.

Хатта хәбәрләшү өчен телефон да күрсәтелгән(8903777205 Вебер Владимир Фредович).

Безгә бу исем мәгълүм түгел. Бүген якын туганнары булмаса да, бәлки аның турында белүчеләр бардыр. Турыдан-туры күрсәтелгән телефон буенча яки редакциягә мәгълүмат җиткерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: