Яңалыклар

Билет бәясен кире кайтару вакытка бәйле

Самолетка билет сатып алдым. Әмма очарга ике атна вакыт калгач хәл үзгәрде. Билетны кире кайтару турында уйлый башладым. Аны сатып алганда билетны кире кайтарып булмый, дип кисәттеләр. Бу дөресме? Әлфия Хәкимова.

Сорауга ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге эксперты Эльвира Милочкина җавап бирә.

-Россия Федерациясенең һава транспортыннан файдалану турында законнары нормалары нигезендә   самолетка билет алып, очудан баш тарткан очракта, аның бәясен кире кайтару түбәндәге тәртиптә башкарыла:

-пассажир авиаташучыга рейска теркәү тәмамланырга 24 сәгать  кала хәбәр иткән   очракта, акча, авиаташучының  фактик чыгымнарыннан тыш, кире кайтарыла;

-пассажир аваиаташучыга рейска теркәү узу тәмамланырга 24 сәгатьтән кимрәк вакыт эчендә хәбәр иткән булса, әмма теркәү тәмамланып беткәнче, билет бәясенең 25 проценты тотып калына;

-пассажир авиташучыга  рейска теркәү тәмамлангач хәбәр итсә, билет бәясе кире кайтарылмый.            

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Билет бәясен кире кайтару вакытка бәйле
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар