Зәй офыклары

Әбиләр чуагы быел булырмы? Синоптиклар фаразы

Әле кичә генә кояш чыгып, күңелләрне әбиләр чуагына канатландырган иде, бүген инде кабат яңгыр... Синоптиклар әбиләр чуагы сентябрьнең икенче яртысында булыр дип фаразлый. - Сентябрьдә көнбатыш төбәкләрдә һәм Россиянең күпчелек өлешендә температура фоны уртача күрсәткечләрдән югарырак булуы көтелә. Россиянең Европа өлешендә, аеруча Төньяк-Көнбатыш һәм Үзәк федераль округта - норма тирәсендә...

Әле кичә генә кояш чыгып, күңелләрне әбиләр чуагына канатландырган иде, бүген инде кабат яңгыр...

Синоптиклар әбиләр чуагы сентябрьнең икенче яртысында булыр дип фаразлый.

- Сентябрьдә көнбатыш төбәкләрдә һәм Россиянең күпчелек өлешендә температура фоны уртача күрсәткечләрдән югарырак булуы көтелә. Россиянең Европа өлешендә, аеруча Төньяк-Көнбатыш һәм Үзәк федераль округта - норма тирәсендә һәм аннан югарырак, Идел буе округы һәм Уралда - нормадан аз гына түбәнрәк. Беркайда да явым-төшемнең артык күп булуы көтелми, -дип белдерде Россия Гидрометеорология үзәге директоры Роман Вильфанд.

Илнең баш синоптигы сентябрь уртасында һәм айның икенче яртысында аяз һәм коры һава торышы көтелә дип ышандыра.

("Әлмәт таңнары")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: