Яңалыклар

Биш балага яраткан әни

Зоя Ивановна Михайлова Зичәбаш авылында, әтисе Иван Александрович Миронов сугышка киткәч, 1941 елда дөньяга килә. Әтиләре сугыштан әйләнеп кайтмый. Тол калган әниләренә – Домна түтигә 5 баланы ялгызы үстерергә туры килә.

Зоя җиде класс белем алгач, 16 яшеннән колхозда хисапчы булып эшли башлый. Ул Зичәбашта яшәүче Михайловлар гаиләсендә 9нчы бала булып туган Михаил исемле егет белән гаилә кора. Михаилның әти-әнисен соңгы юлга озатканчы, бер түбә астында тату гына яшәделәр. Зоя түти гомер буе колхозда эшләде. Фермада дуңгызлар карады, санитар булып хезмәт куйды, җәен 3-4 гектар чөгендер дә эшкәртте. “Бер эшләмәгән эшебез дә калмады, балалар булыштылар, аларга зур рәхмәт инде”, - дип искә ала Зоя ханым ул вакытларны.
Кайгы казык башыннан түгел, кеше башыннан йөри, диләр бит.  Домна түти янында яшәүче, әнисенең терәге булган, бертуган дәдәсе Петр 28 яшендә юл-транспорт һәлакәтендә үлә. Ул вакытта безгә дөнья беткән кебек тоелды,  дип искә ала ул кайгылы көннәрен Зоя түти.
Ел артыннан еллар уза. Гаиләдә бер-бер артлы 5 бала – Венер, Венера, игезәкләр Валентина-Валентин, Лариса дөньяга киләләр. Аларның барсы да белем алып, тормышта үз юлларын таптылар, эш сөючән, тырыш булып үстеләр. Венер, Венера, Валентина, Лариса - гаиләләре белән Чаллыда, Валентин йорт салып авылда яши, “Прикамнефть” оешмасында хезмәт куя. Тормыш иптәше Татьяна – авылыбызда хат ташучы, өлкәннәргә хезмәт күрсәтә – социаль хезмәткәр.
Зоя түти тормыш иптәше Михаил белән иңне-иңгә куеп, 44 ел тату гомер иттеләр. Михаил Ильич “Игенче” колхозында 34 ел мал табибы булып хезмәт куйды. Ул хәзер безнең арада юк инде. Тормыш иптәше, балалары, оныклары аны сагынып-юксынып искә алалар. Зоя түтинең хәзерге вакытта 8 оныгы, 1 оныкчыгы үсеп килә. Алар авылга еш кайталар, барлык эшләрендә дә булышып торалар. Хуҗабикә бик кунакчыл, аш-суга да оста, пешергән чәкчәкләре ашап туйгысыз. Бакчасында төрледән-төрле чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә.
Зоя түтине якынлашып килүче 8 Март – Хатын-кызлар көне белән котлап,  сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим, балаларының-оныкларының куанычын күреп, озын-озак еллар яшәргә Ходай насыйп итсен.

Петр Андреянов.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Биш балага яраткан әни
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар