Зәй офыклары

Биш ел эчендә янгын турында хәбәр итүче җайланмалар Татарстанда йөздән артык кешене уттан коткарыды

2016 елдан башлап республика буенча 49 мәртәбә янгын турында хәбәр бирүче җайланма эшләү очрагы теркәлгән.

Биш ел эчендә янгын турында хәбәр итүче җайланмалар эшләү аркасында Татарстанның 103 кешесе уттан коткарылды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

«Тулаем алганда, 2016 елдан бирле республикада 49 янгын турында хәбәр итүче җайланма эшләү очрагы теркәлгән, шуның нәтиҗәсендә 103 кеше гомере сакланды. Алар арасында 43 бала бар», — дип сөйләде Трущин.

Нәкъ шундый очрак күптән түгел Алексеевск районында булды. Шәхси өйдә  янгын турында хәбәр итүче җайланма  зур фаҗигадән котылып калырга ярдәм итте. Сигнализация тавышын ишетеп, уянган  14 яшьлек яшүсмер уттан өч энесен коткарды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: