Зәй офыклары

Бизнеска ярдәм итү чаралары турында вебинар узачак

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2020 елның 4 июнендә көндезге сәгать 11дә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына коронавирус белән бәйле чикләүләр чорында дәүләт һәм региональ ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында эшмәкәрлек җәмәгатьчелегенә тулырак мәгълүмат бирү максатларында, бизнеска ярдәм итүнең кризиска каршы чаралары буенча вебинар үткәрә.

Вебинарда  белгечләр салымнар һәм җыемнар түләүләрен   кичектереп тору процедурасы, федераль бюджеттан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидияләр бирү тәртибе  турында онлайн режимында бизнеста иң киң таралган сорауларга җавап бирәчәкләр.
Вебинарда катнашу өчен түбәндәге  сылтама буенча күчү кирәк:

https://online.sbis.ru/Events/e683e170-c528-47c9-9c60..

Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: