Зәй офыклары

Бәхете – балаларның шат йөзе

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” сәхифәсендә “Салават күпере” бакчасы тәрбиячесе Гөлйөзем Нәҗип кызы Миннебаева турында сөйлибез.

Ул 1988 елдан бирле“Салават күпере” бакчасында эшли. Тормышны, кешеләрне, балаларны яратып, хөрмәт итеп, эшеннән тәм табып күтәренке кәеф белән яши белә ул.  

  • Балалар минем аларны яратканны сизә. Үз итеп, “Җимеш апа”, дип йөртәләр. Иртән йөгерә-йөгерә киләләр, кичен “иртәгә тагын киләм” дип, теләмичә генә кайтып китәләр. Малай һәм кызларның шат йөзләрен күреп сөенәм. Шушы түгел мени бәхет!? – ди Гөлйөзем Нәҗиповна.

 

Кайчандыр ул тәрбияләп чыгарган балалар инде үзләре әти-әниләр, хәзер үз нарасыйларын тәҗрибәле тәрбияче кулына курыкмыйча, ышанып тапшыралар. 

Гөлйөзем Нәҗиповна балалары төрле күләм конкурсларда катнашып, диплом һәм бүләкләргә ия була. Эзләнүчән, тынгысыз педагог балаларының актив булуына сөенә. Педагог үзе дә Зәй районы башлыгы, мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары белән бүләкләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: