Яңалыклар

“Бәхеткә юл кайдан?”

Имәнлебаш авыл китапханәсендә Зифа Кадырованың “Бәхеткә юл кайдан?” әсәре буенча китап укучылар конференция-се узды. Язучының иҗаты, тормыш юлы турында презентациядә әзерләнде, “Бәхеткә юл кайдан?” дигән исем астында китап күргәзмәсе дә оештырылды.

Чарага  төрле һөнәр ияләре: укытучылар, мәдәният, медицина хезмәткәрләре, эшчеләр, терлекчеләр, лаеклы ялдагы китап укучылар чакырылды.  Алар язучының тормышы, иҗат юлы белән таныштылар. Язучы М. Кәбиров сайтыннан алынган әңгәмәнең кызыклы урыннарын укучылар бирелеп тыңлады. Анда Зифа Кадырованың, профессиональ язучы булмаса да, югалып калмыйча, дөрес һәм тапкыр җаваплары, аның үз укучылары булуы, иҗатының халыкка кирәк булуын оста итеп исбатлый белүе, зирәклеге күренә.   
Зифа Кадырованың китап-лары иң күп укыла торган әсәрләрдән санала. Конференция өчен бу әсәрне сайлау  юкка гына түгел.  Монда укучыларны борчыган темалар күтәрелә:  гаилә ныклыгы, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәте, мәхәббәт, бала тәрбияләү, хатын-кыз язмышы. Әсәр  китап укучылар арасында  бәхәскә керердәй каршылык-лы фикерләр тудырды. “Миңа бу   әсәр ошамады,  тик шулай да  аны бер төн эчендә укып чыктым”, -  диючеләр дә булды. Димәк, әсәр үзе түгел, андагы образларның характеры белән укучы килешеп бетми. “ Ни өчен Дилә сукбай тормышын сайлый? Бу дөрес түгел, аның башка барыр җире юкмыни? Әти-әнисе, туганнары бар ”, - дигән фикерләр белән килешмәүчеләр Диләне акладылар.  Бала нинди генә булмасын, ана өчен аннан да газиз кеше юк. Ул үзен һәм улы Рөстәмне авыр хәлдә калдырмас өчен, бу гарьлекне күтәрә алмасын аңлап, Сергей янына китә. Дилә шулай итеп үз-үзеннән, кешеләрдән качу юлын таба. Бу мәсхәрәле тормышыннан югаласы килә аның.
Китап укучылар һәр образ турында үз фикерләрен җиткерделәр,  бәхәсләштеләр. Бигрәк тә өлкән буын кешеләре Миңниса Әхмәтҗанова,  Нурлыбанат Имамиеваларның әсәрдәге прорблемаларга карата фикерләре үзгә булды. Алар Диләне уңган-булган, сабыр, чын татар хатын-кызы итеп кабул итүләрен әйттеләр. Шулай ук Диләне дин йорты- мәчеттә кабул итмәүләрен,  ярдәм өмет итеп килгән хатынны дин әһеле кире кагуын укучылар тәнкыйтьләп чыктылар. Миргаян һәм Сергей образларын чын ир-егетләр дип кабул итеп фикер алыштылар.
Әсәр бик бәхетле тәмамлана. Кичәне аның ахыргы битләрен укып тәмамладык.  Китапта язганча: “Бәхет үз кулыгызда, аяк астыгызда, аның өчен көрәшергә, сабыр һәм нык булырга кирәк”, - дигән уртак фикер белән чәй өстәле янында сөйләшүне дәвам иттек.
Китап укучылар  моңа кадәр укымаган әсәрләрен күргәзмәдә теләп алдылар. “Китапханә - бер- беребез белән аралашу урыны. Без монда рухи азык алабыз.  Шушындый җанлы, эчтәлекле чаралар ешрак булсын, китапханә яңа китаплар белән баетылсын“, - дигән теләкләр белән рәхмәтләрен җиткерделәр.   
 
Нурфия Яхина,
китапханәче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> “Бәхеткә юл кайдан?”
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар