Зәй офыклары

Бәхетле гомер

90 ел... 90 яз, 90 көз. Кеше гомере аккан сулар кебек, тиз һәм сизелми ага. Күпме шатлык-сөенечләр, борчу-кайгылар, мәшәкатьләр сыйган бу гомергә. Ә кеше нык, чыдам.

Бу сүзләр Зәй районы Югары Пәнәче авылында яшәүче  хөрмәткә лаек тыл ветераны 90 яшен тутырган Рәкыя Ибраһим кызы Гомәровага бик тә туры килеп тора. Аны зур юбилее белән котларга Югары Пәнәче җирле үзидарә башлыгы Мөнир Туктаров, мәдәният идарәсенең автоклуб, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре,  якын туганнары килгәннәр иде.
Ул көнне иртәдән  юбилярны котларга  балалары, якын туганнары кайттылар. Кояш та ул көнне бәйрәм көненә сөенгәндәй нурларын ныграк сипте. Матур теләкләр белән бергә Рәкыя апага Россия президенты Владимир Путинның котлау хаты, район башлыгы Разиф Кәримов, Мөнир Туктаров һәм килгән кунаклардан истәлекле бүләкләр, котлау открыткалары, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Рәкыя  Ибраһим кызы Зәй районы Бура-Киртә авылында туган. Әтисе Ибраһим – балта остасы, Бөек Ватан сугышы башланганчы Бохарада вафат була. Ике бала белән тол калган  Бибикамал апа, тормышны үзе алып бара. Дини, укый-яза белгән, бик яхшы хәтерле була ул. Колхозда яшелчәчелектә эшли. Озын гомерле булып, 109 яшенә кадәр яши.   
Рәкыя апа, 4 класс кына белем алса да, бик тырыш, белемгә омтылучан булып үсә. 12 яшеннән үгез җигеп, фермадагы сөтне Түбән-Биш авылына илтә торган була. Кайтканда почта алып кайта. Кияүгә чыкканчы Мөзәенә апа Хәмитоваларда яши, балалар тәрбияләшә, йортта ярдәм итә. 1955 елны булачак тормыш иптәше Галимҗан абый белән таныша. 1956 елның 7 июлендә язылышып, бергә гомер итә башлыйлар. Балалары - Рамил, Рамилә, Галиягә ныклы тәрбия һәм белем бирәләр. Балалары да үзләренә охшап гади, кешелекле, ярдәмчел, тәртипле булып үсәләр.
Рәкыя апаның ирешкән уңышлары бик күп: сыер савучы булып эшләгән вакытларында да исеме Мактау тактасыннан төшмәгән. 1989 елда  аңа намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” исеме бирелә.
Тормыш иптәше Галимҗан абый белән  51 ел бергә яшиләр. 2007 елны Галимҗан абый якты дөньядан китә.  Рәкыя апа кайгыны бик авыр кичерә. Тормыш дәвам итә, эшкә оста, җитез Рәкыя апа үзендә көч табып, яшәүне дәвам итә.  Яшь вакытта шәл бәйләп саткан акчага төзелгән йортның учагын сүндерми. Аш-суга оста  Рәкыя апаның табыныннан мич ризыклары өзелеп тормый. Кош-корт, мал-туар асрап яши ул, ә балалары һәр эштә зур ярдәмчеләре була.  
Хәзерге көндә төп нигездә  Рәкыя апа  балаларының, оныкларының кайгыртуы һәм игътибарында яши. Колаклары начар ишетеп, күзләре күрмәсә дә, күңеле көр Рәкыя апаның. Ул авылыбызның хөрмәтле кешесе, тәрбияләп торучы балалары, оныкларына  рәхмәт, изгелек җирдә ятмас.
 Югары Пәнәче мәдәният йорты хезмәткәрләре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: